Нурлат хәрби туганлыгы вәкилләре Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм белән юл тотты.
Нурлат благочиниесе сайтында хәбәр ителгәнчә, визит алдыннан благочинный ярдәмчесе, Илья храмы настоятеле, рухани иерей Александр Кузьмин Донецк һәм Луганск халык Республикаларына гуманитар ярдәм белән китүчеләргә хәер-фатиха биргән. Шулай ук алар Донбасс халкы өчен беренчел кирәк-яраклар һәм мәхәллә кешеләре тарафыннан җыелган матди ярдәм алып барачак.
Юлга чыгар алдыннан Александр атакай котлау сүзләре әйтте, юлчыларны изге су белән догалар укып озатты.