Биляр-Озеро мәктәбе үзгәрүен дәвам итә

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә объектта район башлыгы Алмаз Әхмәтшин булды.

Аның төзелеш әзерлеге бүгенге көндә 60 проценттан артык. 

Биредә капиталь ремонт хәйрия линиясе буенча алып барыла, 23 миллион 600 мең сум акча кертелгән инде. Әлеге объектта подрядчы булып «Юлдаш»төзелеш оешмасы тора. Проект җитәкчесе Михаил Трифонов билгеләп үткәнчә, төзелеш эшләрен тәмамлау вакыты – 15 август.

– Хәзерге вакытта бизәкләү эшләре бара, икенче катта буяуны төгәлләделәр, 1 катка күчәбез. Периметр буенча отмостка сузыла, - дип таныштырды Михаил Сергеевич район башлыгын ремонт эшләренең барышы белән.

Бүгенге көндә подрядчы оешма төзүчеләре мәктәпнең фасадын буяуга керешәчәкләр. Объектта 18 кеше эшли. Эшләр график нигезендә бара. Гомумән алганда, төзүчеләр яңа уку елына өлгерергә тиеш. Шул ук вакытта үз мәктәпләренә  күчү белән бәйле мәктәп педагогларының да мәшәкатьләре зур булачак. Ремонт вакытында укучылар өчен дәресләр Гайтән авылындагы мәктәп филиалы базасында үткәрелде бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International