Нурлат командасы «Татарстан – Яңа гасыр»- «Татарстан – новый век» республика иҗтимагый хәрәкәте призына үткәрелгән волейбол фестивалендә катнашып, өченче урынны яулады.
«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте хатын-кызлар, ир-атлар һәм ветераннар арасында волейбол ярышларын инде 20 ел уздыра һәм бу фестиваль дә шул уңайдан оештырылды. Ярышлар Казан олимпия резервы училищесында республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, башка дәрәҗәле кунаклар катнашында узды. Аларда 18 команда катнашты.
Нурлат командалары җирле бүлекчә ярдәме белән «Татарстан – Яңа гасыр» призына үткәрелгән ярышларда актив катнашалар һәм ел саен призлы урыннар яулыйлар. Фестивальнең финал өлешендә Нурлат данын 35 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар җыелма командасы яклады, ул, Биектау һәм Алексеевск районнарыннан гына калышып, өченче урынны яулады. Нурлатлылар грамоталар, медальләр белән бергә төрле бүләкләргә Казанның «Зенит» волейбол командасы уенчылары автографлары куелган туп шулай ук команда әгъзалары өчен истәлекле бүләккә лаек булды.