Бүген «Заречный» балалар лагеренда тантаналы рәвештә 3 нче профильле смена ачылды.
Балаларны котларга мәртәбәле кунаклар – мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина, мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Медникова, шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов һәм башкалар килгән иде.
Лагерь җитәкчесе Радик Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, бу «Туган тел» профильле телләр сменасы дип атала, ул безнең районда яшәүче халыкларның туган телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә юнәлдереләчәк.
18 көн дәвамында биредә 100гә якын бала сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрәчәкләр, күп кенә
яңа дуслар табачаклар. Хәер, бу сменада башкаларыннан аермалы буларак, шәһәр һәм авыл мәктәпләре укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе, «Киләчәк» үзәге педагоглары һ. б. чаралар узачак һәм мастер-класслар үтәчәк.
Менә бүген дә шәһәрнең 1нче мәктәбе укытучылары балалар игътибарына квест-уен тәкъдим иттеләр, биредә берничә станциядә лагерь балалары татар халык көйләрен уйладылар, сканвордлар чиштеләр, татар милли бәйгеләрендә үз көчләрен сынадылар, үзләрен әкияти персонажлар ролендә сынап карадылар.
«Мин «Заречный» да беренче тапкыр, миңа монда бик ошый. Безнең әйдаманнарыбыз бик шәп, алар безнең өчен бик күп кызыклы чаралар уздыралар. Ял итү дә, туган телдә аралашу да мөмкинлеге булуыбызга шатмын", - дип уртаклашты лагерьда ял итүче Ралина Вәлиева.
Балалар өчен монда аниматорлар да эшләде, танылган мультфильм геройлары белән бергә хәрәкәтле уеннар уйнадылар, биеделәр, чара күбекле дискотека белән тәмамланды.