«Легенда» хәрби-патриотик клубы активы чираттагы эзләнү экспедициясенә йомгак ясый

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Эзтабарларның уртак тырышлыгы белән Кызыл Армиянең 12 сугышчының җәсәдләре күтәрелгән, бер сугышчының медальоны табылган, тагын ике солдатның исемнәрен кашыклардагы язулар буенча билгеләргә мөмкин булган. Алар барысы да фронтта хәбәрсез югалган дип санала. Хәзер сугышчыларның туганнарын эзләү буенча эш дәвам итә.

- Безнең җыелма отряд Щуров блиндажы янында Нева ярында казу эшләре алып барды, анда 11 офицер башын салган. Яраланган штаб начальнигы Соколов кына исән калган, 86нчы укчы дивизиясенең 130 полкы полкы җитәкчесе боерыгы буенча Щуров немецлар блиндажлары штурмы вакытында плацдармдагы хәл турында бәян итеп, Неваны йөзеп чыга. Биредә оборонаның соңгы чиге 1942 елның 28 апрелендә узган, - дип сөйләде «Легенда» клубы җитәкчесе Владимир Малыгин. Сүз уңаеннан, бу - аның өчен 40нчы юбилей экспедициясе. Һәм ул тәҗрибәле эзтабар хәтерендә онытылмас эз калдырганы да.

– Без Сочи ысулы белән эшләдек, ягъни комны иләдек. Блиндаж янында күпсанлы гильзалар белән бергә бер сугышчының җәсәде дә табылды. Кызганыч, кем икәне генә билгеле түгел, - дип дәвам итә Владимир Сергеевич. – Невский чолганышына эләккән сугышчыларның бик азлары кире кайта. Әмма үз Ватаны хакына һәлак булган һәр кешенең бу җирдә кабере булырга тиеш. Шуңа күрә эзтабарларга җирдән күтәрелгән герой-Кызыл Армиячеләр мәетләрен күмү буенча күп эшләр башкарырга кирәк әле.

Экспедициядә Нурлатның «Легенда»сын клуб җитәкчесеннән тыш Александр Тумаков һәм Леонид Моисеев тәкъдим итте.

- Учак янында җырлап утыру, балалар белән әңгәмәләр, болар барысы да коллективны берләштерә. Палаткаларда яшәдек, яңгырлар да читләтеп үтмәде. Әмма мөһим һәм кирәкле эш башкаруыбызны аңлау барлык кыенлыклардан да югары, - диләр эзтабарлар.

«Рейд» отряды вәкиле Андрей Головин белән очрашу да аларга истәлекле булып кереп калган. Ул экспедициянең яшь катнашучылары өчен табып алынган җәсәдләр белән эшләү буенча мастер-класс үткәрде. Җыелма отряд шулай ук танылган армия генералы Василий Маргелов сугышкан ныгытмада, Санкт-Петербургтагы «Ленфильм» киностудиясе музеенда һәм Киров шәһәрендәге «Ленинград блокадасын өзү» музей-панорамасында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International