Мамык авылы мәдәният йортында ремонт булачак

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Мамыктагы «Нефтяник» мәдәният йорты авыл тормышының мөһим өлеше булып тора.

Асылда, бу-авылның мәдәни үзәге, анда балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен бәйрәм чараларыннан тыш, көн саен иҗади берләшмәләр һәм төрле түгәрәкләр дә эшли. Әмма бинага ремонт кирәк. Түбәдән яңгыр сулары акканга түшәм, стеналар һәм идәннәр таушалган, сәхнә яраксыз хәлдә.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да социаль әһәмияткә ия объектка визиты барышында алда торган эшләрнең күләмен бәяләде. Аның сүзләренә караганда, мәдәният учреждениеләрен саклап калу проблемасы авыл җирлекләре өчен аеруча актуаль. Чөнки авыл кешеләренең бөтен җәмәгать тормышы диярлек мәдәният хезмәткәрләре катнашында уза. Шуңа күрә бинада ремонтны учреждение коллективы гына түгел, бөтен халык та көтә.

- Подрядчылар ремонт эшләренә керештеләр инде, кирпеч нигезнең бер өлешен торгыздылар, хәзер йомшак түбә урнаштыралар, – диде Мамык авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков. Аның сүзләренә караганда, мәдәният йорты бинасы 2000 елда файдалануга тапшырылган. Биредә элек тә агымдагы ремонт үткәрелгән. Масштаблы эшләр өчен тиешле финанслау кирәк. Бу мәсьәлә район җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International