Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Якушкино мәктәбендә подрядчыларның эше белән танышты

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Якушкино урта мәктәбендә капиталь ремонт федераль программа буенча башкарыла.

Биредә планлаштырылган эшләрнең гомуми бәясе 64 миллион 837 мең сум тәшкил итә.

Ремонт барышы белән танышу барышында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин подрядчылар адресына тәнкыйть сүзләре җиткерде. Аерым алганда, объектны тапшыру вакытын шик астына куйды. Проект җитәкчесе Рамил Нуриәхмәтов сүзләренә караганда, эшләрне 15 августка тәмамлау планлаштырыла. Әмма башкарылган эшләр буенча, сроклар озакка сузылырга мөмкин.

– Билгеләнгән вакытка өлгерү өчен күбрәк хезмәткәр җәлеп итәргә кирәк. Балалар мәктәпкә 1 сентябрьдә тулысынча яңартылган мәктәпкә килергә тиеш, – дип конкрет бурыч куйды Алмаз Сәлимович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International