"Төрнәс" сәнәгать мәйданчыгында сөт эшкәртү буенча яңа завод тест режимында эшләүне дәвам итә.
Хәзерге вакытта предприятие тәүлегенә 60 тоннага кадәр продукция эшкәртә, проект егәрлеге-160 тонна.
– Әлегә барысы да акрын гына башкарыла, тик алга таба барысы да әйбәт булыр дип уйлыйм, – дип уртаклашты «АЛЕКСАГРО» компаниясе директоры Александр Иванов район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән очрашуда.
Алмаз Сәлимович предприятиедә эшләрнең торышы белән кызыксынды, технологик җиһазларның эше белән танышты.
Җитәкчеләр арасында узган сөйләшүнең мөһим аспектларының берсе-Нурлат районы халкы өчен яңа эш урыннары булдыру.
– Бүгенге көндә безнең заводта 12 кеше эшли, безгә киләчәктә 60лап кеше кирәк булачак, – дип билгеләп үтте Александр Владимирович.