73 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге белгечләре максатчан тикшерүләр уздырылуы турында хәбәр итә

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Көнкүреш вагоннарының, инструменталь будкаларның, вакытлы металл корылмаларның һәм капиталь булмаган корылмаларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча 4 июльдән 15 июльгә кадәр янгын-техник комиссияләре, шулай ук объект вәкилләре белән берлектә рейд үткәрелде.

Тикшерүләр барышында беренчел янгын сүндерү чаралары булу, җылыту приборларының туры килүе һәм урнаштырылуы, электр приборларын куллану кагыйдәләренә игътибар иттеләр.

Саклана торган объектлар хезмәткәрләре белән янгынга каршы инструктажлар үткәрелде.

 

73 ПСЧ инспекторы Лилия Шәкурова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International