Нурлатлылар ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия Кубогында уңышлы чыгыш ясады

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Бу ялларда Ульяновскида ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия Кубогы Нурлат спортчыларына яңа җиңүләр китерде.

Андрей Сираҗетдинов һәм Анатолий Савгачев үз яшь категорияләрендә илнең 28 төбәгеннән килгән атлетлар белән ярыштылар.

Ярышлар Лев Яшин исемендәге «Хезмәт» Үзәк стадионында узды.

Гомумән алганда, Кубок программасына җиңел атлетиканың төрле төрләре кертелгән иде: ветераннар спорт йөреше, ядрә ыргыту, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү һ. б.ларда үз көчләрен сынап карый алдылар.

Нурлатлылар ярышларның 5 километрлы иң озын дистанциясендә Андрей Сираҗетдинов узыш нәтиҗәләре буенча пьедесталның беренче баскычын, ә Анатолий Савгачев – өченче урынны алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International