«Кондырча» ландшафт паркы нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары өчен су коенырга, кызынырга һәм ял итәргә мөмкин булган урын гына түгел, ә спорт белән шөгыльләнергә, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тартырту урыны да. Биредә спорт тренажерлары, пляж волейболы һәм мини-футбол өчен мәйданчыклар бар.
Пляж волейболы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында ярышлар узды инде. Теләге булган кешеләр өчен һәр атна саен җомга-якшәмбе көннәрендә пляж уеннары буенча тренировкалар уза.
- Күнегүләрне барлык теләүчеләр өчен оештырабыз, алар 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр уза. Әмма башка вакытларда да волейбол, футбол уйнарга була. Теләүчеләр коткаручылардан туп ала, - ди район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова.
Шашин урамындагы шәһәр күлендә дә теләүчеләр өчен төрле чаралар оештырыла. Мәсәлән, биредә һәр якшәмбедә 15.00-16.00 сәгатьләрдә яшүсмерләр шахмат уйнарга, төрле мастер-классларда катнаша ала.