Ул мәчетне авыл көне уза торган алан һәм аның янәшәсендә урнашкан һәйкәл белән тоташтыра.
- Бу урында элек тә агач басма бар иде. Тик ул еллар үтү белән яраксыз хәлгә килде. Авылдашларның уртак фикере буенча аны торгызырга булдык, – ди Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов. - Басманың озынлыгы 18 метр, аның субайларын һәм култыксаларын тимердән ясаттык.
Узган ел авылда мәчет төзегән авылдашыбыз Мөхтәр Хамәтов агач һәм буяу эшләрен башкарды.
Нариманның бердәнбер урамы уртасыннан саф сулы елга ага. Узган ел шулай ук үзара салым акчасына һәм иганәчеләр ярдәме белән ике буа чистартылган һәм тирәнәйтелгән, быел аларның грунтын авыл юлларына салачаклар, алар янәшәсендәге территория дә төзекләндереләчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нариманлылар районда үзара салым акчаларын иң күп җыючылардан, быел аның күләме һәр кешедән 38әр мең сум тәшкил иткән.