Мәктәп укучылары арасында җәйге каникулларын эшләп үткәрүчеләр дә юк түгел.
4 нче мәктәп укучылары Азамат Сәйфетдинов һәм Владислав Анисимов-сыйныфташлар, быел 9нчы сыйныфка барачаклар икән. Җәйге каникулларның икенче аен файдалы итеп, ягъни эшләп үткәрергә карар кылганнар. Икесе дә «Агропорт-хәләл» җәмгыяте элеваторына эшкә урнашканнар.
- Компьютерым исереп бара. Аны яңарту өчен әти – әнидән акча сорамаска булдым, үзем акча эшләп алырга булдым, - ди Азамат.
Владислав та биредә эшләп алган акчасына компьютер һәм сатып алырга ниятли. Үзеңә акча эшләү-зур горурлык, үз акчасына сатып алынган техника да кадерлерәк булачак, дип саный ул.
Предприятиедә нигездә, буяу, территорияне җыештыру белән мәшгуль яшүсмерләр. Әйтүләренчә, эш авыр түгел, аны алар бик теләп башкаралар. Осталыклары арта гына бара – кулларында буяу пумалалары уйнап кына тора!
Эш эзләп нәкъ менә «Агропорт – Хәләл» гә килүләре очраклы түгел, чөнки бер ай эчендә биредә 20 000 сум акча эшләп була. Һәр гаилә өчен бу саллы ярдәм, дип килешәсездер.
Биредә исә менә инде дистәләрчә еллар җәйге каникуллар чорында яшүсмерләрне эшкә урнаштыралар. Предприятие директоры Дамир Замальдинов сүзләренә караганда, быел да каникулларда 10лап бала эшләргә өлгерәчәк. Берәүләр, бер ай эшләгәннән соң, лагерьларга ял итәргә киткән, икенчеләре эшкә урнашу өчен медицина тикшерүе уза.
- Безгә эшче куллар кирәк. Бигрәк тә уракка әзерлек чорында, – ди Дамир Наил улы.
Яшүсмерләрне эшкә алу, әлбәттә, зур җаваплылык. Алар өчен инструктажлар үткәрергә, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен гел искә төшерергә кирәк.
- Кагыйдәләр буенча, яшүсмерләрнең яшен исәпкә алып, эш сәгатьләрен дә билгелибез. Көн дәвамында алар безнең даими контроль астында, - ди элеваторның җитештерү начальнигы Самат Миникаев.
Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дә балаларның ялын оештыруга җитди игътибар бирелә.
– Быел ел башыннан 14-18 яшьлек 138 баланы эшкә урнаштырдык, аларның 130ы – җәйге каникуллар вакытында, – ди үзәк директоры Радик Гыйниятуллин. - Мәктәп укучылары район мәктәпләрендә, «Торак», «Коммунальник», «Экодом», Бикүле авыл җирлегендә һ. б. урыннарда эшлиләр.
Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балаларга дәүләттән 2250 сум акча түләнә, хезмәт хакын эш бирүчеләр дә бирә. Эшләргә теләүчеләр Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.