Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр үзләренең уңыш тарихы белән уртаклаша

2022 елның 17 июле, якшәмбе

Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Үз мөмкинлекләреңне тормышка ашыруның уңыш тарихы»дигән социаль әһәмияткә ия проектка йомгак ясалды.

Учреждение хезмәткәрләре сүзләренә караганда, социаль хезмәтләр алучылар интернат-йортта яшәү дәверендә эмоцияләр белән идарә итәргә өйрәнгәннәр, аларда үз-үзләренә ышаныч, әдәплелек, үзара аңлашу, аралашучанлык, җаваплылык, инициативалылык арткан.

 

Әйтик, Лилия Маняпова компьютер грамоталылыгына ия һәм дәресләрдә интернеттан файдаланырга ярата. Җәмил Усманов һәм Андрей Бугурусланов «Шахмат лабиринтлары» шахмат - шашка клубының даими катнашучылары булып торалар. Нурия Галимова һәм Галина Гонтарь зур кызыксыну белән бакча яны участогында хезмәт терапиясе белән шөгыльләнәләр. Алинә Крылова-интернат-йорт китапханәсенең штаттан тыш җаваплы хезмәткәре. Надежда Кочурова һәм Надежда Чикурова арт-терапия белән бик теләп шөгыльләнәләр. Хәмидә Сафиуллина «Тылсымлы җеп»түгәрәгенә актив йөри.

Шушы уңай моментларны истә тотып, учреждение карамагындагылар социаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә мөмкинлекләрен һәм төп тормыш ихтыяҗларын киңәйтүгә ирешә, дип әйтеп була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International