Мамык мәктәбе- бу көннәрдә капиталь ремонт буенча масштаблы эшләр дәвам иткән район мәгариф учреждениеләренең берсе.
Бүген подрядчы оешма алдында торган бурыч-объектны, башкарылган эшләрнең сыйфатын күз уңыннан ычкындырмыйча, вакытында тапшыру.
Моны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да ассызыклады. Шулай ук бинага керү һәм бөтен укыту-тәрбия процессыннан башлап балаларның иминлеген тәэмин итүгә дә басым ясалды.
Гомумән алганда, мәктәптә этаплап яңарту инде 4 ел дәвамында үткәрелә.
"2019 елда биредә «Үсеш ноктасы» проекты буенча кайбер сыйныфларны ремонтлау һәм җиһазлау үткәрелде, 2020 елда азык – төлек блогы тулысынча яңартылды, ә быел капиталь ремонт бөтен мәктәпкә ясала, - ди мәктәп директоры Татьяна Ваняшина. - Барлык кабинетларны да яңа җиһазлар һәм заманча аппарат комплексы белән тәэмин итү каралган".
Белем бирү учреждениесе коллективының шатлыгы өчен сәбәпләр, чынлыкта, аз түгел. 1 сентябрьдә парта артына 109 бала утырыр дип планлаштырыла, ә бу узган уку елына караганда 8 балага күбрәк. Быел беренче сыйныфка 14 бала киләчәк.
– Безнең мәктәптә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен коррекция сыйныфлары ачыла. Аларда ике укучы белем алачак. Барлык ихтыяҗларны исәпкә алып, уңайлы мохит каралган, – дип дәвам итте директор.
Аның сүзләренә караганда, ремонт вакытында Мамык укучылары күрше авылда – Сәләнгеш мәктәбендә мәктәп яны лагерында булган, шунда ук хезмәт практикасы узган, хезмәт һәм ял лагерында мәшгуль булган.