«Нурлат-информ» республика журналистлар Сабан туенда җиңү яулады

2022 елның 15 июле, җомга

Бүген Байлар Сабасында беренче тапкыр узган һәм бөтен республикадан 600дән артык журналист җыйган Медиасабантуй нәтиҗәләре буенча, «Нурлат-информ» коллективы иң актив катнашучы булды һәм беренче урынны яулады.

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры тантаналы шартларда баш мөхәррир-«Нурлат-информ» филиалы җитәкчесе Резедә Гиняевага җиңүче кубогын һәм компьютер алуга сертификат тапшырды.

Шулай ук аерым ярышларда зур уңышларга ирешкән хезмәттәшләребезне дә котлыйбыз. Шулай итеп, шофер Сергей Леуков гер күтәрү һәм мас-рестлинг буенча-1 нче, билбау көрәшендә-3 нче, «Нурлат ТВ» видеооператоры Тимур Новиков перекладинада күтәрелү буенча 3 нче урынга лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International