Республика комиссиясе Нурлат районы техникасының урып-җыю кампаниясенә әзерлеген яхшы бәяләде

2022 елның 15 июле, җомга

Бүген, 15 июльдә, районда урып-җыю техникасын 2022 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә кабул итү булды.

«Татмелиорация «траст компаниясе» җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин җитәкчелегендәге республика комиссиясе «Южная «АФ», «Нурлат сөте» һәм «Сөләйманов Ә.И.» хуҗалыкларында булды.

«Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгының авыл хуҗалыгы техникасы урып-җыюга тулысынча әзер. Моны гади күз белән дә билгеләп үтәргә мөмкин иде: Биляр-Озеро бүлеге паркында төзәтелгән комбайннар яңалары кебек ялтырый, һәркайсында уңайлы һәм нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар.

“Запас частьләр белән тәэмин итәләр, ремонт эшләрен вакытында башкарганнар", – дип уртаклашты механизатор Роберт Абрахманов. Быел ул 14 нче урып-җыю сезонына әзерләнә. Соңгы биш елда аның алыштыргысыз ярдәмчеләре – медицина университеты студенты кызы Рәзилә һәм 9нчы сыйныфта укучы улы Рифат. Әтисенең эше шулай ук егеткә хуш килә, ул инде хәзер үк киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә планлаштыра.

"Урып-җыюга санаулы көннәр калып бара, - диде «Сөләйманов Ә.И.» КФХ җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов. – Безнең хуҗалыкта 14 мең гектардан артык бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар үстерелде. Алда зур эшләр тора, шуңа күрә бөртеклеләрне җыюга 16 берәмлек комбайн әзерләнгән. Әзерлек бик яхшы. Егетләр сынатмас, барысының да тәҗрибәсе зур. Һәр комбайнга 900 гектар тирәсе туры килә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International