Нурлаттан «Эсперанса» ансамбленә йөрүчеләр Кырымга китте

2022 елның 15 июле, җомга

Кичә «Эсперанса» эстрада бию ансамблендә биючеләр Ольга Ильина җитәкчелегендә Кырым Республикасына юл тотты.

Анда 15 июльдән 30 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Кырым Мәдәният министрлыгы, Россиянең Кара диңгез флоты командованиесе ярдәме белән «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары өчен җәйге иҗади смена узачак.

Сменада 220 дән артык бала һәм яшүсмер катнашачак, алар Россия Кара диңгез флоты диңгезчеләренә, «Артек»кунакларына үз иҗатларын бүләк итәчәк. «Эсперанса» кызлары тамашачыларга иң матур хореографик композицияләр тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International