Утырыш гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, шулай ук милли мәгариф буенча директор урынбасарлары катнашында узды.
Нурлатта туган телләрне саклау һәм үстерү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Биредә район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә Нурлатта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узган зона семинар-киңәшмәсе йомгаклары буенча мәсьәләләр күтәрелде.
Утырышта эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча күрсәткечләрне җентекләп анализладылар, туган телдә - татар һәм чуаш телләрендә белем бирү һәм тәрбия бирү үсеше юлларын карадылар. Билгеләп үтелгәнчә, бу максатларда районда максатчан эш алып барыла.
Быел шәһәрнең 7 мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен татар сыйныфларын ачу планлаштырыла. Ә 16 июльдән “Заречный” балалар бакчасында “Туган тел” сменасы башлана, анда балалар туган телдә аралашу буенча белемнәрен арттыра алачак.