Быел биредә яңа тимер юл үлчәүләре урнаштырылган.
Шулай ук кунак каршылаган кебек «Агропорт-хәләл»ҖЧҖ элеваторы коллективы яңа уңыш кабул итүгә әзерләнә.
Биредә төп ремонт эшләре тәмамланган, эшчеләр кулларында пумала, мәйданчыклар тигезләнә. Коллектив бер тату гаилә кебек. Хәзерге вакытта биредә 44 кеше эшләсә, сезонның кызган чорында алар 60ка якын булачак. Әлбәттә, сезонга әзерлек буенча бөтен эшне дә бергәләп башкаралар.
Предприятиедә быел 75 мең тонна икмәк кабул итәргә әзерләр, Нурлаттан гына түгел, күрше Чирмешән, Аксубай, Кошки районнарыннан да ашлыкны бирегә ташыйлар.
Шушы көннәрдә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин икмәк кабул итү предприятиесендә булды. «Агропорт-хәләл» элеваторы директоры Дамир Җамалетдинов башкарылган эшләр белән таныштырды һәм планнар турында сөйләде.
"Бу көннәрдә элеваторларны әзерләү көн тәртибендә. Бүген район элеваторларын карап чыктык һәм әзерлек дәрәҗәсенең югары булуын күрдек. Басулардагы уңыш быел элеваторлар тулы булыр, дигән өмет тудыра. Урып – җыю эшләрен норматив срокларда башкарырбыз һәм уңышны элеваторларда вакытында урнаштырырбыз дип өметләнәбез», - диде Алмаз Сәлимович.