Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда «Яңа туган балага бүләк» акциясе кысаларында тантаналы чара узды.
Чакырылган сигез гаилә арасында Әнвәр һәм Елена Ниезовлар да бар иде. Кызлары София апрель аенда туган.
"Без Яшьлек микрорайонында яшибез, – дип уртаклашты күп балалы ана. Гаиләдә тагын 15 яшьлек кызлары Регина һәм уллары Данияр үсеп килә, аңа 2,5 яшь. - Шәһәрдәге уңай үзгәрешләргә бик шат, скверлар барлыкка килде, җәмәгать киңлекләре төзекләндерелә. Безнең микрорайонда да матур мәйданчыклар һәм балалар белән йөрү өчен җиһазландырылган скверлар күбрәк булсын иде".
Гаиләләрне тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котларга килгән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, районда балалар һәм яшьләрнең гармонияле үсеше өчен күп нәрсә эшләнүен билгеләп үтте.
«Кешеләр эшләү өчен түгел, ә яшәү өчен эшли. Шуңа күрә ял да, балалар да тәрбияләү мөмкинлеге булсын өчен өстенлекләр бар, – диде Алмаз Сәлимович һәм үз теләкләрен җиткерде: - Гаиләләрдә барлык балалар да сәламәт һәм бәхетле булып үссен, өйләрегезгә шатлык кына алып килсен һәм киләчәктә алар сезнең ныклы терәгегез булсын».
Алмаз Сәлимович һәр гаиләгә бүләкләр тапшырды.
Сүз уңаеннан, «Яңа туган балага бүләк» акциясе ел башында нәкъ менә район башлыгы инициативасы белән старт алды. ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә быел теркәлгән һәр балага район җитәкчелегеннән бүләкләр тапшырыла.
ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, ел башыннан районда 165 сабый дөньяга килгән.