Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Бөтенроссия Бердәм «Ачык ишекләр» көнен үткәрү кысаларында, үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2022 елның 20 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Пенсия фонды Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегендә Нурлат ш., Мәктәп ур., 10 адресы буенча барлык теләүчеләргә консультация биреләчәк, тел. 2-08-83, 2-19-71.
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!
Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультацияләргә чакырабыз!