Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе 19 июльдә узачак.
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Кабул итү 2022 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) узачак.
Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.