Бу көннәрдә подрядчы оешма башлангыч сыйныфлар укый торган бинада ремонт эшләре белән мәшгуль.
Быел Нурлат районында мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча масштаблы эш алып барыла. Ремонт эшләре шәһәрдә, шулай ук район авылларында 7 мәктәптә алып барыла.
Шәһәрнең 8нче номерлы мәктәбендә эшләр узган елның көзеннән «Кече нефть компаниясе» хисабына алып барыла. Төп бинада эш ахырына якынлаша, төзүчеләр бу көннәрдә башлангыч сыйныф бинасында ремонт эшләре белән мәшгульләр. Шушы көннәрдә биредә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин булып китте.
Алмаз Сәлимович мәктәпнең ике бинасында да булды, аның территориясен төзекләндерүгә аерым басым ясады.
Район башлыгы сыйфатка игътибар итәргә, шулай ук капремонт буенча төп эшләрнең августның беренче декадасында тәмамланырга тиешлелегенә катгый басым ясады.