Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин "Нурлат элеваторы"нда булды

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Элеватор ашлык кабул итүгә тулысынча әзер.

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин "Нурлат элеваторы"оешмасында быелгы сезон уңышын кабул итүгә әзерлек эшләренең барышы белән танышты.

Биредә быел 24 млн. сумлык агымдагы ремонт эшләре башкарылды, коллективның гомуми көче белән ашлык киптергечләргә, киптерү-чистарту башняларына, саклау складларына ремонт ясалды. Шулай ук барлык кабул итү конвейер линияләренә ремонт ясалды, шуның аркасында кабул итүнең җитештерүчәнлеге сәгатенә 50дән 150 тоннага кадәр артты.

Алмаз Сәлимович башкарылган эш белән танышты, шулай ук лабораториядә булды, анда да ремонт ясалган. Хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, лаборатория кабул итү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, узган ел биредә шулай ук пробоотборник алмаштырылган.

"Нурлат элеваторы" - район өчен генә түгел, республика өчен дә әһәмиятле предприятие. Быел басуларда яхшы уңыш көтелә. Аның язмышы элеваторның ничек әзерләнүенә дә бәйле булачак. Чөнки басудагы уңыш түгел, ә саклауга келәткә салынганы уңыш", - дип билгеләп үтте Алмаз Әхмәтшин. 

"Нурлат элеваторы"ның куәте 100 мең тоннадан артык, биредә 100гә якын хезмәткәр эшли. Предприятиедә культураларны автомобиль һәм тимер юл транспортында төяп җибәрү мөмкинлеге бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International