Сәләнгеш авылы халкы документаль фильм төшерүдә катнашты

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Кино төшерү төркемен Виктория Творогова күмәч һәм "Рябинушка"ансамбле белән каршы алды.

Сәләнгеш авылы халкы авылның сакланган традицияләре, Троица бәйрәме турында сөйләделәр. Кино төшерү барышында төшерү төркеме дога кылу йортында, Изге Чишмәдә булды, гаиләләрдә әзерләнүче ашларның сакланган рецептурасын күрделәр. Сәләнгештә фильм төшерелү турында тулырак итеп «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасының җомга санында белерсез.

ТР Мәдәният министрлыгында фильмның премьерасы «Мир» кинотеатрында 2022 елның ноябренә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр. Фильмның режиссеры- Л.Н.Толстойның Казан чоры турында фильм төшерүче Вячеслав Иванчук.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International