Киңәшмәне район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин үткәрде. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышу Ерепкино авылы янындагы объектка барып дәвам итте.
Нурлатлыларны Чулпан янындагы чыганактан сыйфатлы су белән тәэмин итү эше зур темплар белән бара. Бу елга планлаштырылган эшләрнең 60 проценттан артыгы төгәлләнгән инде.
Бүгенге көндә Нурлаттан су белән тәэмин итү системасын төзү Ерепкино авылына кадәр барып җитте, график буенча киләсе нокта – Аксумла, биредә 3нче насос станциясе урнашачак. Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Галина Лизратова сүзләренә караганда, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Чиста су» федераль проекты кысаларында төзелә торган суүткәргеч авыл җирлегенең өч торак пунктын – Ерепкино, Аксумла һәм Чуаш Мәнҗәсен үз эченә алачак.
– Өч авылда да су проблемасы бар, халык бу суны бик көтә, – диде ул бу уңайдан.
Подрядчы оешма торбаларны сузу буенча бер үк вакытта ике участокта эш алып бара. Шәһәрдә горизонталь бораулау методы кулланыла икән, басуда ачык ысул белән экскаваторлар ярдәмендә эшлиләр.
- Чулпанга кадәр суүткәргечнең гомуми озынлыгы 56 километр тәшкил итә, график буенча бу елга билгеләнгән өлештән өч ярым километрда гына торбалар саласы кала, – дип ачыклык кертте подрядчы оешма прорабы Рөстәм Сәлахетдинов. – Хәзерге вакытта 13 метр озынлыктагы, 355 миллиметр диаметрлы полиэтилен торбаларны махсус эретеп ябыштыру аппаратлары ярдәмендә эретү ысулы белән тоташтырабыз. Моннан тыш, су белән тәэмин итү системасына башка торак пунктлар да тоташа алсын өчен, бүлү камералары да куела. Биредә 5 кеше эшли, җир эшләренә 2 экскаватор җәлеп ителгән.
Биредә эш бер генә минутка да туктатылмый. Ике метрдан артык тирәнлектәге траншея казучы экскаваторларның тавышы генераторларның гөрелтесен алмаштыра, алар өзлексез эретеп ябыштыру аппаратларына электр бирә.
Эретеп ябыштыру эшләрен махсус укып кайткан эретеп ябыштыручы башкара. Гомумән алганда, бу өлкәдә подрядчы тәҗрибәсе зур, моңа кадәр ул Чүпрәле районында суүткәргеч сузды. Рөстәм Сәлахетдинов сүзләренә караганда, яңа су әзерләү бинасын төзү – якын киләчәккә билгеләнгән эшләрнең берсе. Районда исә су әзерләү станциясе белән су алу узелын төзү 2022, 2023 һәм 2024 елларда өч этапта гамәлгә ашырылачак. Эшләрнең гомуми бәясе дә шаккатыра – якынча 1 млрд. сум.
– 2022 елда 19 километр озынлыктагы суүткәргеч төзү планлаштырылган иде, ул яңа су алу җайланмасын гамәлдәге су чистарту станциясе белән тоташтырачак. Бүгенге көндә инде 15 километрдан артык юл төзелде, – дип сөйләде «Инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ проект документлары бүлеге башлыгы Дмитрий Вильгемский. - Киләсе елга яңа су алу төенендә скважиналар бораулау, шәһәрдә яңа су әзерләү станциясе төзү эшләре билгеләнгән. 2024 елда, барлык эшләрне тәмамлап, яңа объектны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бу елга билгеләнгән эшләр график буенча бара, алар август-сентябрь айларында төгәлләнер дип көтелә.
Подрядчы оешма вәкилләре, проектантлар, җаваплы затлар катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин 2024 елга кадәр эшләрне тәмамлау мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
– Бу судан район халкының дүрттән өч өлеше файдаланачак, - дип ассызыклады ул, проектның республикада масштабын билгеләп үтте. - Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшләшеп, проектны дөрес итеп эшләп бетерергә кирәк.