Алмаз Әхмәтшин Гыйматдинов урамында тротуар төзелеше барышы белән танышты

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Гыйматдинов урамында, ягъни элеватордан алып юлүткәргечкә кадәр, бу көннәрдә аеруча җанлылык күзәтелә.

Монда параллель рәвештә берничә төр эш алып барыла: юл бортлары алмаштырыла, юл йөрү өлешендә асфальт-бетон катнашмасы җәелә, шулай ук җәяүлеләр өчен тротуарлар урнаштырыла. Әлеге территориядә эшләрнең барышы белән район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты. Ул төзекләндерелә торган җәяүлеләр тротуарларын карап чыкты, шәһәрлеләр өчен уңайлы булуына һәм хәрәкәт куркынычсызлыгына басым ясады.

"Безнең урамда тротуар юк иде, – дип уртаклашты Гыйматдинов урамындагы 61нче номерлы йортта яшәүче Сания Шакирова. - Кешеләр машиналар йөрү өлеше буйлап йөрде, көзге-кышкы чорда бик уңайсыз булды. Балалар белән бөтенләй узып булмый иде. Шәхсән үзем үзәккә Совет урамыннан бара идем. Тротуар төзелгәнгә  без бик шат. Эшне ахырына кадәр җиткереп эшләп чыксыннар иде инде».

Нурлат автомобиль юллары идарәсе башлыгы Рафис Сафиуллин сүзләренә караганда, эшләрне август башына тәмамлау планлаштырыла.

Гыйматдинов урамын капиталь ремонтлау буенча эшләр «Юл фонды» һәм «Юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү» программалары буенча алып барыла. Тротуарның киңлеге 2 метр 25 сантиметр булачак. Моннан тыш, әлеге урам буенча өстәмә рәвештә автобус хәрәкәте өчен 4 тукталыш мәйданчыгы булдырылачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International