Биредә Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге, Нурлат янгын гарнизоны, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге, Нурлат районы үзәк хастаханәсе җитәкчеләренең оператив хәле турында отчетлары тыңланды.
Шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин узган атна дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде, район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов районның авыл җирлекләрендәге эшләрне анализлады.
Роберт Газизуллин картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт эшчәнлеге турында сөйләде.
Планерка барышында район Башлыгы тарафыннан түбәндәге бурычлар куелды:
су объектларында гражданнарның һәлак булуына юл куймас өчен район һәм шәһәр территориясендә сулыклар янында санкцияләнмәгән ял итү урыннарын кисәтү буенча комиссия рейдлары оештырырга.
район һәм шәһәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә, мәктәп яны балалар лагерьларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауны тикшерүче комиссия белән чыгуны оештырырга.
2022 елның җәйге чорында яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру эшен дәвам итәргә.
КФЙ һәм районның мәгариф объектлары өчен 2022-2023 елгы яңа җылылык белән тәэмин итү чорына әзерлек паспортларын алу өчен эшне активлаштырырга.
Планерка үзләренең туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне котлау белән тәмамланды.