Ниһаять, без, нурлатлыларны да су коену сезоны читләтеп үтмәячәк: шәһәрдә җиһазландырылган пляж ачылды, шуның белән бергә су коенырга да рөхсәт бирелде.
Шәһәрдәге ачык бассейн ябылганнан соң дистәләгән ел узган да кебек. Бүген «Кондырча» ландшафт паркы тулы канлы тормыш белән яши: берәүләр су коена, икенчеләре пляж волейболы уйный, өченчеләре шашлык пешерә, дүртенчеләр... Кыскасы, монда балаларга да, өлкәннәр да күңелләренә хуш килерлек шөгыль таба ала.
Пляж барлык кагыйдәләр буенча җиһазландырылган – ятаклар, душ кабинкалары һәм башкалар бар, территория коткаручыларның игътибар үзәгендә. Аларның берсе Александр Терентьев. Төз гәүдәле яшь егетнең махсус сертификаты да бар.
«Мин коткаручылар курслары уздым һәм сертификат алдым. График буенча ике сменада эшлибез. Суда коткару өчен кирәкле җиһазлар - коткару боҗралары, жилетлар бар. Без су коенучыларның, бигрәк тә балаларның, буйкалар артына йөзеп кермәвен, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүләрен күзәтәбез. Су салкын икән, ярга чыгуларын сорарга да туры килә. Гомумән, пляжда тәртипне күзәтәбез", - диде ул.
Шәһәрдә яшәүче Любовь Матюшкина «Кондырча» паркында икенче тапкыр, биредә ул кызы һәм оныгы Кирилл белән бергә килгән.
«Бик ошый. Катамараннар да бар, ә шимбә көнне моторлы көймә дә бар иде. Элегрәк Чияле Аланга бара идек, тик анда су коенырга ярамый бит. Ә монда яхшы, еракка барасы да түгел, рәхәтләнеп ял итәбез» - дип уртаклашты ул.
...Әлеге вакыйганы озак көттек без. Шуңа бу җәйдә штрафлардан курыкмыйча су буенда ял итә алабыз. Тик моны «Кондырча» ландшафт паркында эшләсәң генә. Чөнки биредә су коену сезоны рәсми рәвештә ачылды. Башка сулыкларда-шәһәрдә дә, авылларда да, элеккечә үк, “Су коену тыела!" дип кисәтүче аншлагларга игътибар итәргә кирәк. Югыйсә ял итү түгел, ә кәеф бозу гына килеп чыгачак, чөнки штрафка тартырга да мөмкиннәр бит.
«Без даими рәвештә шәһәрдәге сулыкларга, әйтик, Шашин микрорайонында көн саен диярлек йөрибез. Авыл җирлекләре башлыклары, полициянең участок уполномоченныйлары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә сулыклар булган авылларда да уртак рейдлар дәвам итәчәк. Җиһазландырылмаган урында коенуны тыюны бозучыларга административ йогынты чаралары күрсәтеләчәк",-диде район башкарма комитетының административ-техник бүлеге баш белгече Марс Зәйниев.
Элек тыелган сулыкларда коенучы нурлатлылар пляж булмау белән акланса, хәзер аларның кагыйдә бозарга сәбәпләре калмады. Ә менә рейд комиссиясенең күзенә чалынсалар, үкенечкә калырга да мөмкиннәр: штраф акчаларына «Кондырча»паркының барбекю зонасында күпме шашлык кыздырып булыр иде бит.