Андреевкадан Василий Абрамов Сихтермә-Хузангайда чуаш мәдәнияте республика бәйрәмендә илнең 5 төбәгеннән килгән танылган гармунчыларны җиңде.
«Уйнагыз гармуннар» (“Играй гармонь”) традицион гармунчылар конкурсының режиссеры Екатерина Сапожникова сүзләренә караганда, заявкалар Чуашстан, Башкортстан, Татарстан, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән.
Яңа тула гармуннары өчен иҗади турнирда 30дан артык гармунчы көч сынашты. Мондый бүләк Гран-при иясе өчен әзерләнгән иде. "Фирмалы" гармун быел Буа районына китте. Ә Василий Дмитриевич жюри карары буенча 1нче дәрәҗә лауреат булды. Аның бүләге-самавыр.
- Бик яхшы бүләк! - гармунчы күңелен төшерми. Концерт чыгышларының осталыгын ул ел саен Республика гармунчылар конкурсында арттыра бара һәм узган ел да ул 1 урынга лаек булды.