Күпләп җиләк үстерү-Нурлат районы өчен чагыштырмача яңа тармак

2022 елның 10 июле, якшәмбе

Әмма авылларда бу эштә дә үзләрен сынап караучылар юк түгел.

Кизләү авылында ике яшь гаилә – Җәләлетдиновлар һәм Мостафиннар бу көннәрдә үзләре үстергән җиләкләрдән мул уңыш җыя. Дуслар Риназ Мостафин һәм Гөлүс Җәләлетдинов шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җиләк үстерү белән моннан берничә ел элек кенә шөгыльләнә башлаган икән. Үзләре Нурлатта яшиләр, нефть тармагында хезмәт итәләр, әмма, бакчачылыкка да вакыт табалар икән.

Барысы да бакчада гадәти түтәлләрдә җиләк үстерүдән башланды. Артыкны сата башлагач, аңа ихтыяҗ зур булуын аңладык һәм аны зур күләмдә үстерергә булдык.

«Икенче елны бакчага меңләп төпкә якын җиләк утырттык. Үсентеләрне Әлмәт районында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыктан алып кайттык, шунда ук эшнең ничек оештырылуы белән дә таныштык», – диде Риназ Мостафин.

Зур мәйданнарда җиләк үстерүнең үз үзенчәлекләре бар, су сибү дә җайга салынырга тиеш, шуңа күрә баштан ук аның тамчылы су сибү җайланмасын көйләп куеп һәм киләсе елны ук мул уңыш җыеп алдык. Сатып алучылар күп булып чыкты, барысына да җитмәде. Бу егетләрне  эшне тагын да җәелдерергә рухландыра да.

«Без авылдашыбыз, җирле фермер Рафис Ганиев белән планнарыбызны уртаклаштык, ул безнең идеяне хуплады һәм җир участогы белән ярдәм итте. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле, – дип дәвам итте Гөлүс Җәләлетдинов. Шулай итеп алар үз эшчәнлекләрен 40 сутыйда алып бара башлыйлар. Җирне әзерләү-бик авыр һәм чыгымлы шөгыль – тирес кенә дә 15 трактор арбасы керткәннәр, туфрак йомшартып, үсентеләр өчен буразналар әзерләгәннәр. Тамчылы су сибү өчен 3600 метрга якын шланг, 1800 метрга якын мүлчәләү тукымасы кирәк була, суны Чирмешән елгасыннан сузганнар. Бүгенге көндә биредә 4 меңгә якын төп җиләк үсә. – Бу юлы җиләкләрнең ремонтант сортларына өстенлек бирергә булдык. Чөнки бер генә тапкыр гына уңыш бирә торган җиләк-җимешнең файдасы зур түгел. «Мурано» сортына тукталдык, ул сезонга өч тапкыр уңыш бирә», – дип дәвам итә хуҗалык белән таныштыруын, икенче тапкыр чәчәк ата торган җиләкләрне күрсәтеп. Беренче уңышны якынча июньнең 20 числосында җыя башладык.

Әйтүләренчә, 350 кг тирәсе җиләк җыйганнар инде. Җиләкләр уңган-сусыл, эре, хуш исле булып пешкән. Әлбәттә, башта ук авырлыклар да булмаган түгел. Әмма вакыт узу белән тәҗрибә туплана, диләр. Әлбәттә, җиләк үстерү зур хезмәт һәм тырышлык таләп итә.

"Җиләкне кечкенә баланы караган кебек карарга, аңа зур игътибар бирергә кирәк – яздан яфракларны җыеп алырга, авырулардан эшкәртергә. Әмма уңай яклары да бар – җиләккә ихтыяҗ зур, Нурлатта аны урнаштыру белән проблемалар юк", - диләр егетләр.

Ә яшьләр инде киләчәккә кыю планнар коралар – үсентеләр үстерү белән дә шөгыльләнергә уйлыйлар, бу эшнең барлык нечкәлекләрен өйрәнә башлаганнар. Ә үз үсентеләре булу киләчәктә мәйданнарны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Риназ һәм Гөлүсә өчен бу эштә аларның гаиләләре - зур ярдәмчеләре. Тормыш иптәшләре Илүзә һәм Айгөл, әниләре ярдәмгә килә, җиләк араларын утарга, уңышны җыярга да булышалар. Чөнки мондый эш бердәм хезмәт таләп итә, сезон кызган чорда бигрәк тә. Җиләге тәмле булса да, эше шактый тырышлык сорый бит.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International