Бу якшәмбедә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2022 елның 10 июле, якшәмбе

Почтада нәтиҗәле эшчәнлекнең төп сере нәрсәдә?

Үз өлкәләрендә алдынгы хезмәткәрләр, Якушкино һәм Төрнәс совхозы почта бүлекчәләре башлыклары Елена Васильева һәм Марина Титова, беренче чиратта, кешеләр белән уртак тел табып эшләү дип  билгеләп үтәләр. Бу аңлашыла да, чөнки алар, бердән, үз коллективларында уңайлы хезмәт атмосферасы өчен җаваплы булсалар, икенчедән, почта хезмәтләрен алучылар белән даими элемтәдә булырга туры килә.

"Якушкино, Салдакай һәм Абрыскино авылларын берләштергән бүлекчәдән көне буена да кешеләр өзелми. Бу без күрсәтә торган хезмәтләрнең күптөрлелеге белән бәйле, - дип сөйләде Елена Петровна. Коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, хатлар, посылкалар җибәрергә, вакытлы матбугат басмаларына әбунә  рәсмиләштерергә, товарлар сатып алырга киләләр... Һәркемгә ачык йөз күрсәтмәсәң, игътибарлы, әдәпле булмасаң, эшләве кыен булачак.

Елена Васильеваның хезмәт биографиясендә мәгариф, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге эшчәнлеге дә теркәлгән, әмма почтада гына үз урынымны,  күңелемә якын эш таптым,  дип саный ул. Дөрес, хезмәт мәшәкатьләре белән эш көненең үткәнен сизми дә кала, Шуннан соң да Якушкинода авыл халкына пенсия, газета - журналлар өләшергә чыгып китә. Тик зарланмый, эшем кешеләр белән аралашу мөмкинлеге бирүе белән кызыклы да, ди.

«Безнең бүлекчәдә өч хат ташучы эшли, безнең арада үзара тату, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты. Һәр ирешелгән уңыш - ул безнең уртак казанышыбыз, бердәм эшләвебезнең матур үрнәге, - дип сөйләде ул.

Дөрес, интернет күбрәк булган саен, социаль челтәрләр яңалыклар мәйданчыгына әверелә, халыкның вакытлы матбугатка игътибары да азрак. Әмма Төрнәс авылында газетага язылучылар санында зур үзгәрешләр күзәтелми, бу да Марина Титова командасының тырышлыгы.

Өйдә исә аларны күп санлы өй мәшәкатьләре көтә. Елена Васильева-6 бала әнисе, ә Марина Титованың ике оныгы үсеп килә инде. Димәк, һөнәри бәйрәм уңаеннан котлауларны алар, хезмәттәшләреннән һәм авылдашларыннан тыш, якыннарыннан да кабул итәчәкләр. Авыр хезмәт көненнән соң өйдә җылы сүзләр ишетү, ныклы терәк табу - Елена Петровна белән Марина Минталиповнаның үз эшләрен яратуының тагын бер сәбәбе шулдыр.

Марина Титова исә почтага авылда спирт заводы  ябылып, ул кыскартуга эләккәч килгән һәм менә 10 ел инде бүлек белән җитәкчелек итә. Нинди генә тармакны алсалар да, вакытлар үзгәрүгә карамастан, хезмәткәрләргә куелган таләпләр дә, аларның эш юнәлешләре дә арта. Почтада да шулай. Яңалыкларны вакытында өйрәнергә, аларны эшкә кертергә һәм нәтиҗәгә йөз тотып куелган бурычларны үтәргә Марина Минталиповнага тәҗрибә дә, коллектив ярдәме дә булыша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International