Бу якшәмбедә, 10 июльдә, Балыкчылар көне билгеләп үтелә.
Бәйрәм һөнәрмәннәрне генә түгел, һәвәскәр балыкчыларны да берләштерә. Безнең районда мондыйларның саны аз түгел, алар арасында Салдакайдан Олег Артемьев та бар. Балык тоту белән ул бала чагыннан шөгыльләнә.
- Үземне белә башлаганнан бирле, әти белән балыкка йөрдек. Аның белән Чирмешән елгасында җәеннәрне кармакка тота идек. Яр буена икәү янәшә утырабыз да, кармак салып, кошлар сайравын тыңлыйбыз, сөйләшәбез. Һәр тоткан балыкка сөенүемне әле дә хәтерлим, - Олег Федорович белән әңгәмәбез аның әнә шундый хатирәләреннән башланды.
Балачак шөгыле шулкадәр көчле булган, күрәсең, киләчәк тормышын да балыкчылык белән бәйләргә карар иткән ул: менә инде 8 ел 34 кешене берләштергән аучылар һәм балык тотучыларның район җәмгыятен җитәкли.
- Төрнәс аучылык хуҗалыгына армиядән соң 1983 елда килдем, 2005 елдан профессиональ аучы булып эшли башладым. Җәмгыятьнең ватсапта үз чаты да бар, шунда аралашабыз, – дип дәвам итте балыкчы.
Балыкчылыкка мәхәббәтен ул балаларында да тәрбияли алган. 3 кызы балыкка бала чакларында гына йөргән булсалар, улы әле дә әтисе белән рәхәтләнеп балык тота.
- Кызганыч, бергә утырып балык тоту форсаты гына сирәк чыга. Ә инде шундый очрак булса, һичшиксез, бөтен гаиләбез белән җыелабыз. Кемдер балык тота, кемдер өстәл әзерли... Әйтик, киявем Антон балык тотарга яратмаса да, учакта уханы бик тәмле пешерә, – дип уртаклашты Олег Артемьев.
Ашау турында сүз кузгалгач, стажлы балыкчының балыктан әзерләнгән яраткан ризыгы белән дә кызыксынмыйча калмадык.
- Әлбәттә инде, җәеннән бәлеш. Тормыш иптәшем Зинаида Ивановна кебек аны, берәү дә пешерә алмый. Шундый тәмле – телеңне йотарлык! – дип сөйләде ул тормыш иптәшенең кулинар сәләтләре турында.
Олег Артемьев балыкчылык белән елның җылы вакытында гына шөгыльләнә, кышын күбрәк ауга йөри. Һәр балыкчының үз сынамышлары да бар.
– Әйтик, җил көнчыгыштан яктан иссә, балыкка бармыйм. Күп еллар дәвамындагы күзәтүләренмнән чыгып әйтә алам, мондый көндә балык капмый. Ә башка сынамышларга ышанмыйм, иң мөһиме-күңел биреп эшләү, Балык тоту-үзе бер ләззәт, кәеф хәтта күтәрелә дә, - дип ачты серен Олег Федорович.
Якшәмбе көнне, традиция буенча, зур һәм тату гаилә үзенең балыкчыларын бәйрәм белән котларга җыелачак. Бу көнне өстәлдәге төп ризыклар исә уха һәм бәлеш булыр дип ышанабыз.