Мондый тикшерүләр махсус хезмәт янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан үткәрелә.
73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге “Нурлатнефть” оешмасы объектларында рейдлар үткәрүне дәвам итә. Бу юлы махсус хезмәт белгечләре агымдагы елның 4 июленнән 15 июленә кадәр бара торган вагон-көнкүреш, инструменталь будкалар, вакытлыча металл корылмалар һәм капиталь булмаган корылмаларның янгынга каршы торышын тикшерде.
Рейд оешма объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан уза, дип сөйләде 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең бүлек инспекторы Ринат Бадыйгин.