Нурлатта китапханә һәм "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары иҗади программа үткәрде

2022 елның 10 июле, якшәмбе

Программада төрле ярышлар, биюләр һәм балалар өчен уеннар булды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Нурлат районы Җирлекара үзәк китапханәсе "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый оешмасы активистлары белән берлектә "Гаилә"скверында тематик, күңел ачу программасы үткәрде.

Балалар мавыктыргыч хәрәкәтле уеннар, ярышлар белән күңел ачтылар һәм кызыклы бию флешмобы оештырды. Нәтиҗәдә, балалар чарадан бик канәгать калып, менә дигән күңел күтәренкелеге алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International