Шәһәрнең 9нчы мәктәбен тәмамлаган Асия Янгуразова берьюлы ике фәннән-рус һәм инглиз телләре буенча БДИда 100әр балл җыйды.
Укудагы аерым уңышлары өчен медале иясе, төрле дәрәҗәдәге күп санлы олимпиадалар җиңүчесе һәм призеры Асия рус теле һәм әдәбияты буенча 9нчы мәктәп педагогы Марина Макеевада белем алган.
«Мин репетиторга йөрмәдем, Марина Петровна белән һәм мөстәкыйль шөгыльләндем. Монда иң мөһиме-тырышлык, теорияне укып кына калмыйча, үз белемнәреңне гамәли яктан да ныгыту, һәм ул чакта теләсә нинди имтихан да катлаулы булып тоелмаячак», – дип уртаклашты Асия Янгуразова.
Ул алга таба киләчәк тормышын телләр өйрәнү белән бәйләргә тели.
"Казан федераль университетының көнчыгышны өйрәнү факультетына укырга керәчәкмен. Кытай телен өйрәнәсем килә, инглиз телен үзләштерүне дә дәвам иттерергә ниятлим. Мондый белем миңа киң перспективалар ачар дип уйлыйм",-дип сөйләде кыз, ә аның чит телләргә булган мәхәббәтен раслап, инглиз теленнән БДИда 100 баллы нәтиҗә булды.
Тарих буенча имтиханнан да максималь нәтиҗә алу өчен аңа берничә балл гына җитмәгән – 93не җыйган. Бүген исә ул ышаныч белән киләчәк чыгарылышларга бердәм дәүләт имтиханарында уңышлы нәтиҗә ирешүнең нигезе-мотивация һәм дисциплина, ди.
"Бернигә дә карамый, тырышып шөгыльләнергә, көн саен, хәтта каникулларда да белемнәрне ныгытуны хәтта кагыйдәгә кертергә кирәк. Ә бу канәгатьлек хисе китерсен өчен, яраткан фәннәрне сайлау мөһим", - дип уңышының сере белән уртаклашты Асия.
Сүз дә юк, кызларының казанышлары белән әнисе Гөлшат Ислам кызы һәм Гали Равик улы да горурлана. Сүз уңаеннан, Асиянең барлык башлангычларда да ярдәм һәм таяныч кына түгел, тормышта да алар аның өчен үрнәк булып торалар. Икесе дә икешәр югары белемгә ия, ә Гөлшат Исламовна мәктәпне генә түгел, ике институтны да бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Үзенең тырышлыгы белән Асия сеңелләре - 7нче сыйныф укучысы Җәмилә һәм 3 яшьлек Камилә өчен дә үрнәк булып тора.
«Ул һәрвакытмаксатчан булды, балачактан үзалдына куелган максатларны үтәргә гадәтләнде. Аның укудагы бүгенге уңышлары-зур хезмәте нәтиҗәсе", - ди горурлык белән кызның әнисе. Алда җаваплы чор – югары уку йортына керү көтә. Бу Тормышның бу этабы да Асия өчен бик яхшы узсын!
Район башкарма комитетының мәгариф бүлегендә билгеләп үтүләренчә, Татарстан буенча 12 чыгарылыш сыйныф укучысы 200 баллга ия булган, шул исәптән Асия Янгуразова да, ул - республикада инглиз теле буенча максималь балл җыйган 7 укучының берсе.