Алмаз Әхмәтшин Нурлат районы халкын Корбан бәйрәме белән котлый

2022 елның 9 июле, шимбә

Хөрмәтле нурлатлылар, газиз дин кардәшләрем!

Корбан бәйрәме ислам кануннары буенча яшәүче, дини йолаларны һәм гыйбадәтләрне шәригать кушканча үтәп, күңелләрен сафлыкка, изгелеккә юнәлтүче, иман ныклыгына ия мөселманнарның бердәмлеген тагын да арттырырга, һәркемнең кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итә. Чөнки бу бәйрәмнең асылы дини традицияләребезгә тугры калу белән бергә,якыннарыбызга кайгыртучанлык, шәфкатьлелек күрсәтү, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, изге гамәлләр кылу белән бәйле бит.

Күпмилләтле Нурлат җирендә яшәүче халыклар, төрле конфессия вәкилләре арасында урнашкан татулык, үзара аңлашу һәм хөрмәт районыбызда тыныч һәм имин тормышның нигезе булып тора. Ныклыгы еллар буена сыналган милләтара туганлык дәвамлы булсын иде. Һәр йортка бәрәкәт, бәхет, күңелләргә иман нуры иңсен. Изге бәйрәм көннәрендә хәерле ниятләрегез, якты өмет - хыялларыгыз тормышка ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын! Бәйрәм белән!

 

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре Башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International