Нурлат шәһәренең «Театр» скверында күркәм гаилә бәйрәме узды: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында сәхнәдә 50, 40, 30 ел бергә гомер итүче һәм район үсешенә зур өлеш керткән ун парны, шулай ук яңа туган балалары булган унбер гаиләне хөрмәтләделәр.
Түбән Нурлаттан Минталип һәм Румия Гыйрфановлар нәкъ 2 айдан соң алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр. Ярты гасыр элек тормышларын бәйләп, тормыш сынауларын кулга-кул тотынып үткәннәр, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүген биш оныклары уңышларына сөенеп яшиләр. «Минем өчен бәхетле гаилә тормышы үрнәге булып әти-әниләрем һәм өлкән абыйларым булды, алар үзләренең тормыш юлдащларына зур хөрмәт һәм мәхәббәт белән карадылар. Ә без хатыным белән балаларыбызга, оныкларыбызга үрнәк һәм ярдәм күрсәтергә тырышабыз", - дип уртаклашты Минталип Харисович. Алар бу көнне хатыны Румия Ислам кызы белән бүләкләнүчеләр арасында иде.
Нурлаттан Алексашкиннарның 3 ай элек өченче кызлары – Агата дөньяга килгән. Гаиләдә җиде яшьлек Валентина һәм биш яшьлек Ульяна үсеп килә. "Ирем - күп балалы гаиләдән, ул унынчы бала булып туган. Без дә бу традицияне дәвам итәргә телибез, бәлки, малай артыннан да барырбыз әле", - дип уртаклашты Нина Сергеевна. Гаилә шәһәрдә җәмәгать киңлекләрен төзү һәм төзекләндерү планындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. «Безгә, кечкенә балалары булган гаилә буларак, уен һәм спорт мәйданчыкларында кызларыбыз белән килеп күңел ачарлык урыннар бар. Бу бик шатлыклы», - дип уртаклашты алар.
«8 июльгә гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә 158, малай – 81, кызлар – 77 теркәлгән. 41 бала гаиләдә беренче, 50 бала – икенче, 48 – өченче, 19 – дүртенче һәм аннан да күбрәк бала булып туды», – дип статистика белән таныштырды ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова.
Бәйрәмне «Ворожея» җыр театры һәм Нурлат районы үзешчәннәре, «Эсперанса»эстрада бию ансамбле чыгышлары бизәде. Үзәк мәйданда балалар өчен спорт һәм күңел ачу уеннары оештырылды, сәүдә нокталары эшләде. Бәйрәм соңга кадәр дәвам итте.
Ә менә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә быел Кәкре Атаудан Кәлимуллиннар гаиләсе лаек булды. Быел алар рубин туйларын билгеләп үтә.
Чара кунакларын һәм килгән нурлатлыларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бәйрәм белән шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров котлады.
"Ир-ат һәм хатын-кызның характерлары төрле, әмма аларны мәхәббәт һәм тугрылык берләштерә, һәм бу очракта гына гаиләдә татулык һәм мәхәббәт яшиячәк, – диде ул. - Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт мәхәббәт һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрүен телим".
Агымдагы ел башында Алмаз Әхмәтшин салган күркәм традиция буенча, «Яңа туган балага бүләк» район акциясе кысаларында сәхнәдә балалары март һәм апрель айларында туган Нурлат гаиләләренә бүләкләр тапшырылды.