Нурлатлылар «Агроволга-2022»халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша

2022 елның 8 июле, җомга

Бу көннәрдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында 400 дән артык Россия һәм чит ил компанияләре катнашында күргәзмә уза.

Бүген Нурлат районы делегациясе район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша.

«Агроволга» мәйданчыгында 48 гектарда масштаблы экспозиция, эшлекле форум, тәҗрибә-демонстрацион кырлар эшли. Күргәзмәдә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International