Нурлат районының Мамык авылында Иван Купала бәйрәмен учак тирәли әйлән-бәйлән белән каршы алдылар

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Җирле халык аны Олы Сөлчә елгасы ярында фольклор бәйрәме алдыннан уздырды.

Иван Купала алдыннан килүче төн аеруча мөһим. Риваятьләргә караганда, 6-7 июль төнендә хәтта иң тормышка ашмастай теләкләр дә чынга ашарга мөмкин.

Мамык авылында узган Иван Купала бәйрәмендә катнашучыларның күбесе башларына төрле үләннәрдән һәм чәчәкләрдән такыялар тотып килгән, икенчеләре исә аларны аланда үреп кигән. Бәйрәм барышында алар әйлән-бәйлән уйнады, учак аша сикерде, кулга-кул тотынып җәй җырларын җырлады, биеделәр һәм гореф-йола ризыклары белән сыйландылар, ә яшь кызлар елга буена төшеп бәйрәм такыяларын суга салып йөздереп җибәрде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International