Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия субъектларында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү эшен камилләштерү темасы буенча фикер алышуда катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын электрон рәвешкә күчерү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде. Бу турыда ведомсвто сайтында хәбәр ителә.
Бизнеска ярдәм итүнең финанс булмаган чараларын цифрлы рәвешкә күчерү эше 2021 ел ахырыннан алып барыла. Электрон рәвештә ярдәм итү чараларын бирү агымдагы елның февралендә башланды. 5 ай эчендә КУЭ цифрлы платформасы аша 3 меңнән артык гариза алынган.
Министр билгеләп үткәнчә, интеграция КУЭ субъектларыннан цифрлы платформадан заявкалар кабул итәргә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта аларны эшкәртүнең эчке бизнес-процессларын бозмый. Хәзер Татарстанда КУЭның цифрлы платформасында 38 финанс хезмәте электрон рәвештә күрсәтелә. Бу - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган эшкуарлыкка ярдәм итү фонды хезмәтләре.