2022 елның июнендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында 150нче баланың тууы теркәлде.
Рәхимовлар Ришат һәм Алинә гаиләсендә көтеп алынган кызлары-Алсинә аваз салды. Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әти-әнине беренче балалары туу белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау хаты, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.