2021 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең 82 регионыннан Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы рейтингында 5нче урынны алды. Идел буе федераль округы субъектлары арасында-3нче урынны.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инде 7 ел рәттән Рослесхоз рейтингында алдынгы урыннарны били.
«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы иң рентабельлеләреннән берсе: 1 гектар урман федераль һәм республика бюджетларына елына 417 мең сумнан артык акча китерә. Министрлык урманнарны яңадан торгызуга, кирәкле технологик операцияләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрүгә аерым игътибар бирә. Мәсәлән, 2021 елда салынган урман культураларының һәлак булуына юл куелмады», – дип билгеләп үтте Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы урманчылыклар Урман законнарын бозучыларны оператив рәвештә ачыкладылар. Гаепле затлар шундый очракларның 97% ында билгеләнгән. Бу бик югары күрсәткеч. Әлеге критерий буенча ведомство Россиядә 5нче урынны алды.
85% очракта закон бозучылар китерелгән зыянны ирекле рәвештә каплаган, шуның нәтиҗәсендә төбәкнең муниципаль бюджетлары өстәмә рәвештә 49 млн.сумга тулыланган. Нигездә, бу урманнарны юынтык сулар, химик һәм башка зарарлы матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычрануга бәйле бозулар бәйле. Урман контролен (күзәтчелеген) оештырган өчен Татарстан урманчыларына Россия Федерациясендә-3нче, Идел буе федераль округында 1нче урын бирелде.
«Урман хуҗалыгының югары нәтиҗәлелек дәрәҗәсе, шул исәптән, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең үз урманнарына аерым игътибары аркасында мөмкин булды. Әйтик, узган елда аларны тотуга чыгымнар республика һәм федераль бюджетларда, тулаем алганда, 2020 ел белән чагыштырганда, 5% ка арткан һәм 1,2 миллиард сумга җиткән. Шул ук вакытта бу артуның шактый өлеше региональ бюджетка туры килде-37% һәм 376 миллион сум тәшкил итте", - дип ассызыклады Рослесхозның тапшырылган вәкаләтләрен контрольдә тотуны оештыру идарәсе башлыгы Дмитрий Плотников.
Рослесхозның иң яхшы хезмәткәрләренә премияләрне түләүгә өстәмә финанслау бүлеп бирелгән. Ул агымдагы ел ахырына кадәр килергә тиеш. Шул ук вакытта алынган сумманың кимендә 50 процентын Татарстан Республикасы урманчылыклары хезмәткәрләренә юнәлдерәчәкләр.