Урман янгыны зонасыннан чыгып, шаһитларга янгынның урыны, күләме һәм характеры турында торак пункт администрациясенә, урманчылыкка, янгын каршы көрәш хезмәтенә, шулай ук җирле халыкка хәбәр итәргә кирәк.
«Әгәр дә сез урманда яки торфяникта янгын учагы янында булсагыз, сезнең үз көчегез белән аны локальләштерүгә, янгын таралуга һәм сүндерүгә каршы көрәшү мөмкинлеге юк икән, шунда ук яндагы барлык кешеләрне куркыныч зонадан чыгу кирәклеге турында кисәтегез. Юлга яки еракка, киң аланга, елга яки сулык ярына, кырга чыгуны оештырыгыз. Куркыныч зонадан ут хәрәкәте юнәлеше буенча тиз, перпендикуляр рәвештә чыгыгыз",-дип аңлатма бирде 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инспекторы Наталия Кузнецова.
Әгәр янгыннан чыгып булмый икән, сулыкка керергә яки юеш кием белән капланырга кирәк. Ачык пространствога яки аланга чыкканда һаваны җиргә якынрак ятып суларга кирәк – түбәндәрәк төтен азрак, шул ук вакытта авызы һәм борынны мамык-марля бәйләвече яки чүпрәк белән капларга кирәк. Янгын зонасыннан чыкканнан соң янгынның урыны, күләме һәм характеры турында торак пункт администрациясенә, урманчылыкка, янгынга каршы көрәш хезмәтенә, шулай ук җирле халыкка хәбәр итәргә кирәк.
«Шулай ук янгын зонасының торак пунктка якынаюы турында хәбәр итү сигналларын белергә һәм янгыннарны сүндерүне оештыруда катнашырга кирәк. Кечкенә түбән янгыннарны ялкынны яфраклы ботаклар белән сугып, дымлы туфрак белән су агызып, аяклары белән тибеп күмәргә мөмкин. Торф янгыннарын су сибеп кайнар торфны казып сүндерәләр. Янгын сүндергәндә, игътибар белән эшләгез, юллардан ерак китмәгез, башка катнашучыларны күздән ычкындырмагыз, алар белән күзгә – күз һәм тавыш элемтәсен саклагыз», - дип билгеләп үтте белгеч.