Нурлатлыларны «Әбиләрчә кайгырту» Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Акция кысаларында җыелган җылы бәйләнгән әйберләр Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына җибәреләчәк һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мохтаҗ балаларга тапшырылачак.

 

«Әбиләрчә кайгырту» Бөтенроссия акциясе «Өлкән буын» мобилизацион партия проектының «Бергәләп озын гомергә таба» юнәлешен тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Акция кысаларында июль һәм август айларында Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына җибәрү өчен яңа җылы бәйләнгән әйберләр җыю һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм мохтаҗ балаларга тапшыру игълан ителде. 31 августка җыелган барлык әйберләр Ростов өлкәсенә киләчәктә ДНР һәм ЛНРга тапшыру өчен җибәреләчәк.

Нурлатта бәйләнгән әйберләрне җыю «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә (Нурлат шәһәре, Хәмәдиев урамы,19 йорт (халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасы) 15 августка кадәр эш көннәрендә 8:00 дән 16:00га кадәр башкарыла.

Белешмәләр өчен телефон: 2-28-24

 Фото "Нурлат-информ"архивыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International