Нурлат районының Кизләү авылында авыл бәйрәме батырына тәкә белән бергә бозау да тапшырдылар

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Ә шома багана башына эленгән тартмадан традицион әтәч урынына күгәрченнәр очты.

Бүген Кизләү авылы халкы традицион милли уеннар, дәртле ярышлар, җырлар, шаян уеннар белән бәйрәм итте. Бәйрәм «Умарталык аланы»исеме астында Чирмешән елгасы ярында бар яктан агачлар белән уратып алынган һәм "Умарталык аланы" дип аталган гүзәл аланда узды. Авыл халкы үзләре оештырган Авыл көне бик күңелле, матур һәм гаилә җылысы булып чыкты: кешеләр бәйрәмгә гаиләләре белән килде, уеннарда катнашып, дуслары белән очрашып, һәркем рәхәтләнеп ял итте.

Авыл көнен ачу тантанасы догалар укудан башланды. Шунда ук кизләүлеләрне район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде. Линар Нурисламович авыл халкының активлыгы һәм бердәмлеге өчен рәхмәт белдерде. Авыл халкы быел да бәйрәмне оештыруга үз өлешләрен кертте. Аерым рәхмәт сүзләрен Линар Маняпов бәйрәмнең баш инициаторы Рафис Ганиевка җиткерде.

Линар Маняпов шунда ук әле күптән түгел генә армиядән кайткан Зөлфәт Колмөхәммәтов һәм Шәфкать Сәлаховка бүләкләр тапшырды. Узган ел да, авыл көнендә дә, авылдашлары да аларны җылы теләкләре белән армиягә озаттылар һәм бүген шатланып сәхнәгә чакырдылар. Бәйрәмнең тантаналы өлеше озын гомерле авылдашларны һәм авылның хөрмәтле кешеләрен бүләкләү белән дәвам итте.

Бүләкләүләрдән соң милли уеннар һәм ярышлар башланды. Келәмдә көрәш башланды, аның батырларына кыйммәтле бүләкләр белән ике тәкә һәм бозау әзерләнгән иде. Капчык белән сугышу, чүлмәк вату, биек колгага менү, аркан тартышу, кул көрәше... барлык уеннар да балалар һәм өлкәннәр катнашында узды. Бәйрәм кунаклары хатын-кызларның себерке белән ваннада «чабынуларын», балалар һәм өлкәннәр әтәч артыннан кууларын зур кызыксыну белән күзәтте. Барлык уеннар да Казаннан алып баручы Айдар Галиәскәровның күңелле шәрехләре белән үрелеп барды, сәхнәдә якташларыбыз Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, шулай ук җирле талантлар чыгыш ясады.

Бәйрәм батырларны бүләкләү белән тәмамланды. Балалар арасында Фазыл Мөхәмәдрәхимов чемпион булды, кунаклар арасында Марсель Гозәеров та бар иде. Ә авыл халкы арасында икенче ел рәттән Шәфкать Сәлахов батыр булды. Аңа тәкә, шулай ук җирле фермер хуҗалыгыннан бозау тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International