Нурлат районы Чулпан урта мәктәбе үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районының Чулпан урта мәктәбе ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Бәйрәмгә мәктәпкә нигез салынганнан ук чыгарылышлар җыелды. Көн дәвамында җырлар яңгырады. Шулай ук Татарстан Республикасының атказанган механизаторы С.Х. Хәбибуллин истәлегенә балалар һәм өлкәннәр арасында билбау көрәше буенча ачык турнир узды. Өлкәннәр арасында Нурлат районы, Казан, Әлмәт һ.б. спорт осталары да бар иде.

Шулай ук мини-футбол, волейбол буенча иптәшләрчә очрашулар узды. Чулпан мәктәбенә киләчәктә үзенең 100 еллыгын да бәйрәм итәргә язсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International