Колбай Мораса авылыннан Айгөл Әхмәтҗанова журналист булырга хыяллана

2022 елның 3 июле, якшәмбе

Колбай Мораса мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтҗанова «Алтын каләм» республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашып кайтты.

Яшь журналист «Ватаным Татарстан» иҗтимагый-сәяси газетасыннан диплом һәм махсус бүләккә лаек булган.

Колбай Мораса урта мәктәбе укучылары соңгы елларда «Алтын каләм» фестивалендә даими катнашып килә. Бу-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Галиуллина укучылар арасында төрле юнәлешләр буенча, шул исәптән журналистикада да эзлекле эшләве нәтиҗәсе.

- Быел фестивальгә Айгөл Әхмәтҗанованың эшләрен җибәргән идек. Шөкер, сайлап алу турын уңышлы узды. Айгөл бик яхшы билгеләренә генә укый, аралашучан, һәр яктан да актив. Төрле конкурсларда үз проектлары белән еш катнаша. Әле 7нче сыйныфны гына тәмамласа да, аның уңышлары шактый инде, – диде Рәмзия Гасыймовна.

- Сөйләм теле бик матур, шигырьләрне, өзекләрне сәнгатьле итеп сөйли. Төрле юнәлешләр, шул исәптән журналистика белән дә кызыксына.

Республикада 27 нче тапкыр уздырылган фестиваль Айгөл Әхмәтҗанованың журналистикага булган мәхәббәтен тагын да көчәйтте. «Идел» яшьләр үзәге базасында Яшь журналистлар 7 юнәлештә эшләгән. Нурлат кызы татар басма журналистикасы буенча төркемгә эләккән.

- Биредә, без ике төркемгә бүленеп, «Тавыш» һәм «Тигәнәк» газеталарын чыгардык. "Тавыш”ның барлык өч санында да минем язмаларым чыкты, интервьюлар алу аеруча ошады, – ди Айгөл. - Гомумән, фестиваль дәвам иткән 7 көн эчендә берәү дә кул кушырып утырмады. Кызыклы очрашулар, мастер-класслар, остаханәләрдә мавыктыргыч эш... Вакытның узганын сизмичә дә калдык. Мин аралашырга бик яратам, ә бу журналистикада бик кирәкле сыйфат. Әлеге һөнәр ияләренә әле җаваплылык та таләп ителә – материаллар әзерләгәндә фактларның дөреслеген берничә тапкыр тикшерергә, һәр сүз өчен җавап бирергә, үз өстеңдә даими эшләргә, белемнәреңне арттырып торырга кирәк, - дип өйрәтте очрашуда катнашкан остазларыбыз. Мәкаләләр әзерләгәндә без моны истә тоттык.

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева, татар драматургы Данил Салихов катнашты... Лилия Галимова белән очрашу аеруча ошый Айгөлгә. Ни генә әйтсәң дә, якташыбыз бит.

- Лилия Камилевнага сорау да бирдем әле, ул, әлбәттә инде, Нурлат белән бәйле иде. Бергәләп фотога да төштек. Гаҗәеп талантлы, шул ук вакытта гади, аралашучан, искиткеч кеше ул, минем дә аңа охшыйсым килә, - ди Айгөл.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Айгөл Әхмәтҗанова җиңүчеләр исемлегенә кермәсә дә, буш кул белән кайтмаган, аның сәләтен һәм тырышлыгын истә тотып, аңа «Ватаным Татарстан» газетасының махсус бүләген тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International