Казан шәһәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы узды.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең укучылар да бар иде: 2нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Руслан Борзов-тарих фәненнән олимпиаданың Бөтенроссия этабы призеры), 2нче мәктәп укучысы Арина Евдокимова- рус әдәбияты буенча олимпиаданың Бөтенроссия этабы призеры), Нурлат гимназиясен тәмамлаган Полина Миронова-Җамалиева (инглиз теле буенча республика олимпиадасы һәм "Олимпиадага юл" олимпиадасы җиңүчесе), Нурлат гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Ясминә Газизова (татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчесе).
Безнең педагогларны: Киргизова Е. А. (2нче мәктәпнең тарих укытучысы), Храмова Н. В. (2нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Абрамова О. П. (Нурлат гимназиясенең инглиз теле укытучысы), Хәмадиева Г. Р. (Нурлат гимназиясенең татар теле укытучысы) укучыларының уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз
Барыгызны да уңышлы җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа казанышларга ирешүегезне телибез!